news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан эшмәкәре “Милли сәүдә маркасы” директорын дөрес эшләмәүдә гаепләде

“Сезнең бу “Милли сәүдә маркасы” эшләнеп бетмәгән. Бу – буш сүз”, - диде Полуван Шнуров.

Башкортстан эшмәкәре “Милли сәүдә маркасы” директорын дөрес эшләмәүдә гаепләде
архив

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Башкортстан эшмәкәре Полуван Шнуров Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының дискуссион мәйданчыгында Татарстан “Милли сәүдә маркасы” директоры Илсур Сафиуллинны тәнкыйтьләде һәм ул җитәкләгән “Милли сәүдә маркасын” сафсата дип белдерде.

“Һәр районда гаилә фермалары булдырырга була. 15-20 сыер сатып алыгыз да, килешү буенча кешеләргә бирегез. Биш елдан соң ферма тулысынча аларга күчсен. Шул гаиләләрдән гаилә кооперативлары булдырырга мөмкин, чөнки бу кешеләр арасында ышаныч бар. Сезнең бу “Милли сәүдә маркасы” эшләнеп бетмәгән. Бу – буш сүз”, - дип белдерде Башкортстан эшмәкәре.

Эшмәкәр әйтүенчә, туган булмаганнарны, чит кешеләрне кооперативларга берләшергә өндәү дөрес түгел. “Кооперативлар – ул шул ук колхоз. Тормыш колхозларның эффектив түгел икәнен күрсәтте. Читтән 10 кеше җыелып эшләгәндә, кооператив булмый инде ул, ул колхоз була. Кемдер урлаячак, кемдер намус белән эшләячәк, кемдер – юк, бу кооперативлар бүгенге көндә эффектив түгел", - диде ул.

“Гаилә кооперативлары булдырылгач кына, бу эш эффектив булачак. Кавказ гаиләләләрендә сигезәр бала, әти-әни белән бергә унышар кеше”, - диде Полуван Шнуров.

Татарстан “Милли сәүдә маркасы” директоры Илсур Сафиуллин нигә буш сүз дип гаепләве белән кызыксынды. Эшмәкәр “сез бит марканы нәрсәгә бирәсегезне белмәячәксез дә. Танышыгызга – бирәчәксез, таныш булмаганга – юк, шуңа күрә безнең монда сөйләшү – ул буш сүз”, - дип җавап кайтарды Шнуров.

  • “Милли сәүдә маркасы” дәүләт унитар предприятиесе 2014 елның декабрендә булдырылды. Аның максаты – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә “Милли сәүдә маркасы” брендын бирү һәм сәүдә йортларына үтеп керүгә ярдәм итү. Шул максаттан предприятие җитештерү кооперативлары төзүне пропагандалый һәм алар составына пайчы булып керә.

Илсур Сафиуллин эшмәкәргә җавап итеп, кооперативларның максатын аңламавын әйтте. “Колхозлар өстә барлыкка килә. Кооператив - астан гына барлыкка килә ала. Әгәр сез беркемгә дә ышанмыйсыз икән, кооператив булдыра алмыйсыз. Андый кооператив кирәкми дә ул. Иң мөһиме – ышаныч принцибы. Ышаныч юк икән, димәк, бизнес та юк”, - диде ул.

Эшмәкәр “Татар-информ” хәбәрчесенә Илсур Сафиуллинның җавабыннан риза булмавын әйтте. Аның фикеренчә, предприятиедәге кешеләр кабинетларда бренд уйлап таба, әмма ул брендны кемгә бирергә икәнен үзләре генә хәл итә.

“Алар кабинетларында кооперативларның брендлары турында гына уйлый. Ничек эшлисен, брендны кемгә бирәсен гади халык җыелып уйларга тиеш. Болар үзләре эшләгәнне кемгә бирәсен дә белмиләр. Кооперативның киләчәге бары тик гаилә кооперативларында гына. Гаиләләрнең кайсысы яхшы эшли – карасын, шуларга бирсен. Контроль булырга тиеш”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100