news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан эшкуары җитештергән бал Канадага җибәрелә

Экспертлар балның ГОСТ Р 54644-2011 һәм импортер ил таләпләренә җавап бирүе турында сертификат тапшырды.

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның Благовещенск шәһәре эшкуары Канадага тимер мичкәләргә тутырылган 23 200 килограмм бал озатты, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Продукция Башкортстан Республикасы буенча РФ Дәүләт чиге һәм транспортта ветеринар күзәтчелек бүлеге белгечләре тарафыннан тикшерелде. Нәтиҗәдә, экспертлар балның ГОСТ Р 54644-2011 һәм импортер ил таләпләренә җавап бирүе турында сертификат тапшырды.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot