news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан егетләре дә “Алтын барс” бүләген алды

Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов быелгы бәйгедә унынчы тапкыр “Алтын барс” сынын алуга иреште

(Уфа, 22 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан сәнгатькәрләре быел да Казандагы “Татар җыры” халыкара фестивалендә сынатмады.
Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов быелгы бәйгедә унынчы тапкыр “Алтын барс” сынын алуга иреште. Әлеге бүләкне Айдар Галимовка аның ун ел эчендәге иң әйбәт хит-җыры - “Син минем җанымның яртысы” җыры китерде. Бу җыр әлеге көндә дә төрле радио һәм телевидение каналларыннан төшми.
“Татар җыры” бәйрәмендә быел Айдар Галимов популяр җырчы Алсу Әбелханова белән “Бер генә күрдем” исемле шулай ук бик шәп җырын башкарып, озак алкышларга лаек булды.
Быел “Алтын барс” сынына Башкортстаннан тагын бер татар егете, татар-башкорт дөньясындагы иң популяр композиторларның берсе – Урал Рәшитов та лаек булды. Ун ел дәвамындагы иң яхшы җырлар язучы композитор буларак танылу алды ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot