news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан егете үлеме өчен финанс министрлыгы түләрме?

Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан татар егете Радмир Сәгыйтовның үлеме өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш

(Уфа, 2 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Новосибирск шәһәрендәге хәрби училищеда укыган Башкортстан татар егете Радмир Сәгыйтовның үлеме өчен дәүләт тә җаваплы булырга тиеш. Радмир Сәгыйтовның әти-әнисе шулай дип белдерде.
Мәрхүм курсантның әти-әнисе, үзләренә китерелгән әхлакый-рухи зыян өчен, Россия Финанс министрлыгы 6 миллион сум һәм матди зыян өчен 60 мең сум акча түләргә тиеш, дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгатьне Новосибирск шәһәренең Октябрьский районы мәхкәмәсе караячак.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Новосибирск гарнизоны хәрби прокуратурасы алып барган тикшерү эшләре барлык гаеплеләрне дә ачыклап беткән иде. Бу эш буенча, курсантның үлемендә гаепләнүчеләр саны 10 га җиткән иде. Аларның икесе 2,5 һәм 3 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Калган сигезе 2 елдан алып 5 елга кадәр гомерен колониядә үткәрәчәк. Мәхкәмәдә хөкем алдына баскан курсантлар үз гаепләрен таныды һәм Радмир Сәгыйтовның туганнарыннан гафу үтенде.
Узган елда Новосибирск шђџђрендђ Башкортстанныћ Учалы шђџђреннђн татар егете Радмир Сђгыйтовныћ гомере љзелгђн иде. Новосибирск шђџђрендђге хђрби команда училищесына укырга кереп, ђле беренче курсны гына тђмамлап килњче Радмир Сђгыйтов њз-њзенђ кул сала. Хђрби училищедагы башка курсантларныћ ќђберлђњлђренђ тњзђ алмыйча, былтыр 5 мартта мордар китњ юлын сайлый – кулындагы юан кан тамырын кисђ џђм, књп кан югалтудан, хастаханђдђ гомере љзелђ аныћ. Үзенә кул салу алдыннан, Радмир ике хат та язган. Аларда ул бу училищеда хәрби устав кагыйдәләре түгел, ә төрмә, зона “тәртипләре” булуы турында яза.
Башкортстандагы хәрбиләрне һәм аларның гаиләләрен яклау комитеты Радмир Сәгыйтовның үлемен тикшерүне күзәтү астында тотты.
Радмир Сђгыйтовныћ бертуган апасы Лилия туташ сүзләренчә, Новосибирск хәрби училищесы офицерлары башта бу вакыйганы гади хулиганлык күренеше дип кенә бәяләгән. Әмма Лилия туташ анда Радмирга карата милли нигездә басым да көчле булганлыгын раслый.
Новосибирск хәрби гарнизоны прокуратурасы вәкилләре фикеренчә, Радмир Сәгыйтов укыган училищеның җитәкчеләре дә аның үлемендә гаепле. Ләкин алар берни белмәгәнгә, күрмәгәнгә салышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100