news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Диния нәзарәтендә Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итү турында сөйләштеләр

Гарәп теленнән башкорт теленә Коръән беренче тапкыр 1993 елда тәрҗемә ителгән, шуннан соң тәрҗемәне тирәнтен анализлау һәм редакцияләү булмаган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Диния нәзарәтендә Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен карадылар. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. 

Башкортстан Республикасы Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Айнур хәзрәт Биргалин җитәкчелегендә Голәмәләр шурасы утырышы булды. Утырышта «Нигезләмә» (имам кодексы) һәм биш тапкыр укыла торган, шулай ук җомга, җеназа намазларын башкару буенча бердәм кагыйдәләрне эшләү мәсьәләсе каралды. 

Чираттагы сорау Коръәнне башкорт теленә тәрҗемә итүгә багышланган иде. Гарәп теленнән башкорт теленә Коръән беренче тапкыр 1993 елда тәрҗемә ителә. Ул Көнчыгышны өйрәнүче галим, тарих фәннәре кандидаты Фәнил Баишев җитәкчелегендә эшләнгән булган. Шуннан бирле тәрҗемәне тирәнтен анализлау һәм редакцияләү булмаган.

Утырышта «Электрон мәчет» проекты кысаларында республика мәчетләренә оператив элемтә һәм лекцияләр, вебинарлар үткәрү өчен җиһазлар урнаштыру турында да сөйләштеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100