news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан депутатлары Татарстан парламенты мөрәҗәгатен хуплады
Бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 15нче утырышы булып үтте
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтайның 15нче утырышы булып үтте.
Анда депутатлар кырыкка якын мәсьәләне тикшерде. Җәмгысе унбер канун кабул ителде һәм тагын сигезе төрле укуда каралды. Аларның күпчелеге республика дәрәҗәсендәге кануннар өлгеләре иде.
Депутатлар шулай ук бер бик мөһим мәсьәләдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларын хуплавын белдерде. Мәгълүм ки, Татарстан парламенты әгъзалары Россия җитәкчеләренә “Төбәкләр телләре, яки азчылык халыклар телләре турында Европа хартиясе”н кабул итүне сорап мөрәҗәгать кабул иткән иде. Башкортстан депутатлары да шушы мөрәҗәгатьне хуплауларын белдерде бүгенге утырышта.
БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Зөфәр Еникеев җитәкләгән урындагы үзидарә һәм иҗтимагый оешмалар комитеты Татарстан депутатлары мөрәҗәгатен хуплаган карар өлгесен әзерләгән. Бүген депутатлар шул карарны бертавыштан кабул итте.
“Россиянең һаман да Европа хартиясен кабул итмәве илдәге аз санлы халыклар телләрен саклауда һәм үстерүдә каршылыклар тудыра. Бу исә киләчәктә милләтара ызгышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә дә Европа хартиясен кабул итү Россиянең үзенә дә четерекле хәлләргә тарымау өчен нигез була алыр иде”, - диде Зөфәр Еникеев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot