news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан делегациясе Венгриядә һун-төрки халыклар форумында катнашты

Әлеге форум ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм Европада иң зур мәдәният, фольклор, спорт бәйрәме булып санала.

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Венгриянең Бугац шәһәре янындагы Кишкуншаг Милли паркында VI Һун-төрки халыклар корылтае узды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге форум ике елга бер тапкыр үткәрелә һәм Европада иң зур мәдәният, фольклор, спорт бәйрәме булып санала. Корылтайда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан, Төньяк Кипр, Корея вәкилләре катнашты. Россиядән исә Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Кабарда-Балкария, Тува, Бурятия һәм Саха (Якутия) вәкилләре чакырылган иде.

310 делегат, дөньяның 28 халык вәкиле, 100дән артык тирмә, 500гә якын җайдак – әлеге саннар үзләре үк венгрларның корылтайга нинди зур колач белән әзерләнүе хакында сөйли.

Корылтай делегатларының Милли җыен җитәкчелеге белән беренче рәсми очрашуы Венгрия парламенты бинасында узды. «Барлык венгрлар да мондый чараның нәкъ менә безнең илдә узуы белән горурлана», - дип искәртте Европада әлеге киң колачлы чараны оештыручы, «Туран» фонды рәисе, фәннәр докторы Андраш Биро Жолт.

Форумда катнашучылар һәм кунакларны шулай ук Венгрия парламенты вице-спикеры Лежак Шандор, Халыкара төрки академия (Казахстан) президенты Дархан Кадрали, Венгрия Милли җыены рәисе Кевер Ласло сәламләде.

Бәйрәм корылтай делегатлары парады белән ачылды. Мадьяр җайдаклары һәм укчылары кунакларга үз осталыкларын күрсәтте. «Кәҗә тиресен тунау» дип исемләнгән ярышлар, бөтен дөньядан килгән музыкаль ансамбльләрнең чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.

Укчылар ярышында Башкортстан вәкилләре Артур Батыршин белән Юлай Галиуллин икенче һәм дүртенче урыннарга лаек булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100