news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан делегациясе Истанбулда Дәрдмәнднең юбилей тантанасында катнашачак

Тантаналы чараларны Мәрмәрә университеты каршындагы Тюркология институты оештыра, бәйрәмгә Уфа, Казан, Мәскәү, Хельсинкидан кунаклар чакырылган.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан делегациясе Төркиянең Истанбул шәһәрендә XX йөз башы меценаты, эшкуар, алтын приискасы хуҗасы, татар шигърияте классигы һәм җәмәгать эшлеклесе Дәрдмәнднең (Закир Рәмиев) тууына 160 ел тулу уңаеннан үткәрелә торган юбилей тантанасында катнашачак.  Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Әлеге чара Истанбулда «Рәмиевләр гаиләсенең Идел-Урал төркиләренең социаль һәм мәдәни тарихында уйнаган роле һәм әһәмияте» дигән темага халыкара симпозиум һәм юбилей концерты кысаларында узачак.

Тантаналы чараларны Мәрмәрә университеты (Истанбул) каршындагы Тюркология институты оештыра. Бәйрәмгә Уфа, Казан, Мәскәү һәм Хельсинкидан кунаклар чакырылган. Чарада Шакир Рәмиевнең Башкортстанда гомер итүче оныклары Светлана Рәмиева һәм Ираида Мусина да катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot