Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан дәүләт университетында Сәгыйть Рәмиевне искә алдылар
Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда татар-төрек галимәсе Чулпан Зарипова-Четин чыгыш ясады.
(Истанбул, 27 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Уфада шагыйрь Сәгыйть Рәмиевне искә алдылар. Анда Рәмиев иҗаты буенча төп белгеч буларак, Төркиянең Кавказ университеты галиме, милләттәшебез Чулпан Зарипова-Четин чыгыш ясады. Ул «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә шул хакта үзе хәбәр итте.
Җыенда әдәбият галимәсе Чулпан Зарипова-Четин Сәгыйть Рәмиевнең тормыш юлы, иҗаты, татар әдәбиятында тоткан урыны, Уфада яшәгән чоры турында сөйләде.
«Рәүф Идрисов һәм мин шагыйрьнең кызы Фирдәвес Рәмиева белән очраштык, әңгәмә үткәрдек, ул бик кызыклы вакыйга иде. Чарага катнашучыларга бу хакта да сөйлисем килде. Сәгыйть Рәмиевнең Мәскәүдәге оныклары белән күрешүем, Уфада Рәдиф Гаташ белән каберен эзләп йөргән чакларны искә алып үттем. Шагыйрьнең фаҗигале тормышына, аның шигърияттәге әһәмиятенә игътибар юнәлтергә тырыштым», — дип сөйләде ул.
«Таң җырчысы» дип исемләнгән әдәби җыен Башкортстандагы татар шагыйре Сәгыйть Рәмиевнең тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган. Ул интернет киңлекләрендә zoom форматында үтте. Анда яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова «Сакмар» татар халык җырын башкарды.
Чарада студентлар Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрен укыды. Денис Мансуров шагыйрьгә багышлап үзе язган шигырен сөйләп үтте. Чараның идея авторы — галим һәм опера җырчысы Марат Шәрипов чыгышында Сәгыйть Рәмиевне студентлар белән ел саен кабере янында искә алулары, рухына дога кылулары турында сөйләде.
Шул ук кафедра галиме Рәүф Идрисов Сәгыйть Рәмиевнең кайбер кулъязмаларына һаман ирешелмәве, туганнары белән бәйле һәм әлегә билгеле булмаган сәхифәләр булуын әйтеп үтте. Сәгыйть Рәмиевне искә алу җыены Башкортстан дәүләт университеты татар теле һәм мәдәнияте кафедрасы, татар студентларының «Сәләт» музыкаль-шигъри театры, «Рамазан» милли- мәдәни төрки үзәк тарафыннан оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз