news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Башкортстан әдәбият мәктәбе”ндә биш яшь татар иҗатчысы җиңде

Рөстәм Хәмитов грантына оештырылган проектта республиканың яшь иҗатчыларын барладылар.

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). “Башкортстан әдәбият мәктәбе”ндә җиңеп чыгучылар арасында биш яшь татар шагыйре һәм язучысы бар. Бу хакта “Татар-информ”га Язучылар берлеге әгъзасы Фәния Габидуллина хәбәр итте.

  • 4, 5 октябрь көннәрендә Уфада Башкортстан республикасының Язучылар берлеге “Башкортстанның әдәбият мәктәбе” проектының ике көнлек йомгаклау чарасын үткәрде. Чарада 30 җиңүче-финалист катнашты.

“Яшь язучы, шагыйрьләрне табу максаты белән,  “Башкортстан әдәбият мәктәбе”н булдырдык. Олы буын язучылары белән төрле районнарга чыгып, яшь язучыларны, шагыйрьләрне барладык. Мастер-класслар үткәрдек. Проектны Мәскәүгә тәкъдим итеп, 1 млн ярымлык РФ президенты грантын оттык. Грант яшьләрнең иҗатын пропагандалау, газета-журналларда яктырту, китапларын бастыруга кулланылачак”, - диде Фәния Габидуллина.

Конкурска эшләр өч телдә: башкорт, татар һәм рус телләрендә кабул ителгән. 200дән артык эш килгән, 30 кеше җиңү яулаган.

“Туймазы, Бәләбәй, Янаул, Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш районнарында татар язучыларын барладык. Татар язучылары арасында Җәмилә Зарипова, Альбина Мөхәммәдиева, Рузанна Кашапова, Энҗе Ибраһимова һәм Сөмбел Гыймалетдиновалар җиңү яулады”, - диде Язучылар берлеге әгъзасы.

Конкурсантлар җибәргән эшләргә анализ ясалган. Фәния Габидуллина яшь язучылар арасында иҗат телен камил белмәү проблемасы барлыгын әйтеп үтте. “Эшләр арасында татар сүзләре урынына рус сүзләре кулланып язучылар да булды. Татар теле дәресләре кимү, яшьләрнең китап укымау нәтиҗәсе бу. Мондый хәлне булдырмас өчен, яшь талантлар белән күбрәк очрашырга кирәк. Аларны язарга өйрәтергә, хаталарын төзәтергә, иҗатын яктыртырга ниятлибез”, - диде шагыйрә Фәния Габидуллина.

Башкортстан Язучылар берлеге рәисе, филология фәннәре кандидаты Зәки Әлибаев җиңүчеләрнең өметле булуын әйтте. “Проектта мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Яшьләр әсәрләренә яңалык кертергә омтылганнар. Әлеге җиңүчеләргә зур өметләр баглыйм. Конкурста катнашучы кызларның күбесе шигырьләр җибәргән. Егетләр, күбрәк детектив, фантастика элементларын кулланып, әсәрләр язган”, - диде ул.

“Заман темасына, "бүгенге көн герое" турында язучылар юк. Күрәсең, тормышның агышын тоеп, вакыйгаларны дөрес итеп күрсәтү авырлык тудыра, - ди Зәки Әлибаев. - Әмма әлеге заман турында бүген язмасалар, киләчәк заман вәкилләре безнең бүгенге тормыш турында белмәячәк”, - диде ул.

“Монда төрле милләт вәкилләре катнашты. Без бар милләтне дә бер күрәбез. Рус, башкорт татар дигән әйбер юк. Башкортстанда татар телендә иҗат итәр өчен, кешенең үз кыюсызлыгыннан башка бер әйбер дә комачауламый”, - диде ул.

Җинүчеләрне профессиональ язучылар сайлаган. Яшь иҗатчыларның әсәрләрен Башкортстан "Китап" нәшриятында серия итеп, һәр язучы, шагыйрьнеке аерым басма итеп чыгарырга ниятлиләр.

Чарада “Агыйдел”, “Шоңкар” , “Аманат” һ.б. журналларның баш мөхәррирләре катнашты. Башкортстан язучылары остаханәләрдә яшь иҗатчыларга үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бүгенге уңышлар белән генә канәгать булмыйча, алга таба үсәргә киңәш иттеләр. Башкортстан, Татарстан нәшриятлары белән чикләнмәскә, башка регионнарда да басылырга өндәделәр.

“Әлеге заманда яшьләрне башкача тәрбиялиләр. Алар табышлырак өлкәдә үсәргә омтылалар. Әмма рухи азыкка сусаган нефтьчеләр дә олы яшьтә иҗатка киләләр. Бүгенге көндә нәшриятта бушлай китап бастыру мөмкинчелеге бар, әмма бүгеннән дөньяга чыгарырдай авторлар юк. Иҗади кешеләр бик күп, кайберләренә ярдәм итеп, дөрес юл гына күрсәтергә кирәк. Төрле конкурслар, фестивальләр үткәрү - яшь язучыларны барлар өчен тагын бер мөмкинчелек булачак,”, - диде язучы Айгиз Баймөхәммәтов.

Айгиз Баймөхәммәтов заман белән бергә атлаучы иҗат кирәклеген әйтте. “Сугыш, әти-әни турында традицион темаларга язучылар җитәрлек. Бүгенге көн проблемалары, көнкүреш хакында язучы авторлары бик аз. Бүгенге көндә кешенең 500 битлек әсәр укырга вакыты юк, - диде ул. - Заман таләпләренә туры килердәй иҗат булырга тиеш. Бәлки әсәрләрнең күләмен дә киметеп язарга кирәктер".

“Башкортстан әдәбият мәктәбе”нең йомгаклау тантанасы кысаларында язучыларның чыгышыннан тыш, башка мәдәни чаралар да үткәрелде. Башкортстан “Китап” нәшриятына, Мәҗит Гафури ис. музейга, БР милли музеена экскурсия ясалды. Җиңүчеләргә диплом һәм башка кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100