news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан “Бердәм Россия”се җитәкче алмаштырды

Бердәм Россия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы Энгельс Колмөхәмәтов вазыйфасыннан китте

(Уфа, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). “Бердәм Россия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы Энгельс Колмөхәмәтов вазыйфасынан китте.
Уфада “Бердәм Россия” фиркасенең Башкортстан бүлегенең чираттагы конференциясе үтте. Анда, алдан ук әйтелүенчә, кайбер оештыру мәсьәләләре һәм низамнамәгә үзгәрешләр кертү каралган иде. Шулай ук фирканең 11нче корылтаена вәкилләр сайлау да хәл ителде.
Эш алай гына булып бетмәде. Җыен бырышында элекке җитәкче Энгельс Колмөхәмәтов үзенең вазыйфасыннан китүен белдерде. Моны ул РФ Дәүләт думасы депутаты буларак эше күп булуы белән аңлатты. Шуннан аның урынына төп дәгъвачы итеп Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев куелды. Бертавыштан “Бердәм Россия” фиркасенең Башкортстан бүлеге секретариаты башлыгы итеп сайланды да ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100