news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгының хатыны коронавирус буенча кайнар элемтә волонтеры булган

Каринэ Хәбирова студентлар белән бергә шалтыратулар кабул иткән, республика халкы белән аралашкан, азык-төлек сатып алу өчен гаризалар формалаштырган.

Башкортстан Башлыгының хатыны коронавирус буенча кайнар элемтә волонтеры булган
bashinform.ru

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова 6 апрель көнне коронавирус инфекциясен кисәтү буенча волонтер-табиблар штабына волонтер булып эшләргә килгән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ул студентлар белән бергә шалтыратулар кабул иткән, республика халкы белән аралашкан, азык-төлек сатып алу өчен гаризалар формалаштырган.

Барлык волонтерлар да шәхси саклану чаралары: медицина битлекләре, перчаткалар һәм антисептиклар белән тәэмин ителгән.

Кайнар элемтә карантин һәм изоляциядә булган кешеләр, шулай ук өлкән яшьтәге һәм физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга ярдәм күрсәтү өчен #МыВместе акциясе кысаларында эшли. Кайнар элемтәгә көн саен йөзгә якын шалтырату килә, һәр көнне гаризалар буенча иллегә якын заказ әзерләп илтәләр, диелә хәбәрдә.

Кайнар элемтә телефоннары: 8-800-200-34-11 (Россия); 8 (347) 273-55-44 (Башкортстан).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100