news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Башлыгының хатыны каз өмәсендә катнашкан

Каз өмәсенә Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да килгән.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ"). 5 декабрьдә Башкортстанның Чакмагыш районында Калмашбаш авылында каз өмәсе булган. Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова да каз өмәсенә килгән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Каз өмәсендә шулай ук Уфа шәһәре башлыгының хатыны Венера Мостафина да катнашкан. Бәйрәмдә "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбле чыгыш ясаган. Китапханәчеләр, авыл кешеләре дә каз йолкышкан.

Башкортстан һәм Уфа башлыкларының хатыннары милли ризыклар белән дә сыйланган. Аларга токмачлы аш, зур бәлеш, кыздырган каз ашаттылар, диелгән әлеге хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot