Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан башлыгы туган телендә шигырь сөйләп, флешмоб башлаган
Радий Хәбиров Инстаграмында Халыкара туган тел көне турында искә төшерә.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Башкорстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Инстаграмында Халыкара туган тел көне уңаеннан флешмоб башлаган. Ул Рами Гариповның "Туган тел" шигырен укыган.
"Флешмоб башлау өчен яхшы һәм файдалы сәбәп чыкты. Бүген - ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән Туган тел көне. Теләүчеләргә, туган телдә шигырь укып, аны социаль челтәрләренә куярга тәкъдим итәм", - дип язган Хәбиров.
"Минем тирән инануымча, туган телләр - безне аеручы нәрсәләр түгел, ә, киресенчә, дөньяны рухи яктан баета торган нәрсәләр. Мин Рами Гариповның "Туган тел" шигырен укыйм", - дигән ул.
"Әсәм теле минең — сәсән теле,
Унан башҡа минең халҡым юҡ,
Йөрәгендә халҡы булмағандың
Кеше булырға ла хаҡы юҡ".
"Матур бит, килешәсезме? Кушылыгыз", - дип язган Хәбиров.
Публикация от Радий Хабиров (@khabirovradii)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз