news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы Тәлгать Таҗетдинны Дәүләт Ордены белән бүләкләде

Тәлгать Таҗетдин Россия мөселманнарының иң беренче рухи үзәге Уфа белән бәйле булуын әйтте.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдинны "Башкортстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән бүләкләде. Бу хакта Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең сайты хәбәр итә.

Бүләкләү 10 октябрьдә - республика көне алдыннан узды. Дәүләт бүләкләре күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләре, спортчылар, җитештерү алдынгыларына тапшырылды.

Рөстәм Хәмитов Тәлгать Таҗетдиннең халыклар арасындагы тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешен билгеләде.

Тәлгать Таҗетдин Башкортстан Хөкүмәтенә рәхмәтен белдерде. “Шул көннәрдә Үзәк Диния нәзарәте 230 еллыгын билгеләп үтә. Илебез мөселманнарының иң борынгы, иң беренче рухи үзәге тарихы Башкортстан, Уфа белән бәйле. Соңгы 40 ел республика безнең эшчәнлекне гамәлгә ашыруда зур ярдәм күрсәтте. Дини һәм милләтара тынычлыкны ныгытуда катнашты”, - диде баш мөфти Тәлгать Таҗетдин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100