news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы "Сеңел" фильмын караган

Фильм премьерасы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). 22 сентябрьдә Уфада республика башлыгы Радий Хәбиров "Башкортостан" дәүләт концертлар залында "Сеңел" нәфис фильмы премьерасын караган. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча хәрби драманы төшерү белән Россия Мәдәният министрлыгы һәм М.Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән «Мотор Фильм Студия» кинокомпаниясе шөгыльләнде. Фильмның дистрибьютеры - Walt Disney Studios Россия бүлекчәсе. Русия прокатына картина 19 сентябрьдә чыкты.

Фильм премьерасы Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган.

Бүгенге чарада фильмны төшерү төркеме әгъзалары – режиссер Александр Галибин, сценарист Айдар Акманов, төп рольләрне башкаручылар, шулай ук Мостай Кәрим исемендәге фондны гамәлгә куючы һәм фильмның продюсеры Тимербулат Кәримов катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100