news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Башлыгы Сабан туйларында хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте

Җитәкче фикеренчә, республикада Сабан туе, «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көне һәм Белем көне үткәрелгән көннәрдә хәмер сатуны чикләргә кирәк.

Башкортстан Башлыгы Сабан туйларында хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров Сабан туйларында хәмер сатуны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Башкортстан җитәкчесе фикеренчә, республика районнарында Сабан туе, төбәктә «Соңгы кыңгырау», Яшьләр көне һәм Белем көне үткәрелгән көннәрдә ваклап сату сәүдәсендә хәмер сатуны чикләргә кирәк.

«Сөенеч булганда нигә эчәргә кирәк? Сабан туенда кешеләр эчеп исерергә тиеш түгел. Яшьләрнең исереп йөрүе искиткеч күңелсез күренеш», - дигән Башкортстан Башлыгы.

«Моны этаплап башкарырга була. Шартлы рәвештә әйткәндә, 15 июньдә Сабан туе Күгәрчен районында үткәрелә икән, димәк, бу көнне анда алкоголь сатуны чикләргә кирәк, — дип белдерде республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Радий Хәбиров. — Беренче тапкыр, бәлки, ошамас та. Беренче тапкыр, бәлки, күңелсезрәк йөрерләр. Аның каравы, икенче юлы барысы да әйбәт булачак».
 

news_right_1
news_right_2
news_bot