news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстанны 100 еллык бәйрәме белән котлады

Хәбиров котлау чыгышында ут күрше ике республиканың тыгыз бәйләнеше, дуслык-туганлык турында мөһим сүзләр җиткерә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстанны 100 еллык бәйрәме белән котлады
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм республика халкын ТАССРның 100 еллык юбилее уңаеннан котлады. Видеомөрәҗәгатьне Бөтендөнья татарлары конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Инстаграмдагы битендә урнаштырган.

«Татарстан тарихы бөтен ил тарихы белән аерылгысыз бәйләнгән. Әлеге үзенчәлекле төбәк Ватаныбызга фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәясәт эшлеклеләрен бирде. Республика үзенең юбилеен яңа уңышлар белән каршылый, киләчәккә ышаныч белән карый», — ди башлык.

Радий Хәбиров видеода тугандаш халыкларның күптәннән бергә яшәүләре, бер-берсенең уңышларына чын күңелдән сөенүләре хакында искәртә. «Безнең дуслыкның тарихи бердәмлеге һәм яхшы традициясе — бәһасез байлыгыбыз. Тугандаш республикалар мөнәсәбәте киләчәктә дә ныгыр дип ышанам. Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич (Рөстәм Миңнеханов - Т.и.иск.), һәм Татарстанның барлык халкына нык сәламәтлек һәм яңа казанышлар телим», — ди ул.

«Бәхетле булыгыз, туганнар. Татарстан чәчәк атсын, бәйрәм белән», — дип тәмамлый котлау сүзләрен Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100