news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов отставкага китте

Республика җитәкчесе 2019 елда Башкортстан Башлыгын сайлауда катнашмаячагын әйтте.

(Казан, 11 октябрь, "Татар-информ"). Башкорстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов вазифасыннан китүе хакында белдерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Рөстәм Хәмитовка 64 яшь. Ул Башкортстан Президенты вазифасына 2010 елда килде. 2014 елда кабат бу вазифага сайланды. 2014 елның азагында ул Президент вазифасын Башлыкка үзгәртте. Бүген, Башкортстан Республикасы көнендә, ул үз теләге белән срогыннан алда вазифасыннан китүен белдерде. Рөстәм Хәмитов 2019 елда булачак республика Башлыгын сайлауда катнашмаячагын әйтте.

"Минем фикеремчә, төбәк җитәкчеләре өлкән яшькә җиткәч, үз вакытында эшчәнлеген тәмамлау турында карар кабул итәргә һәм үз дәрәҗәләрен саклаган хәлдә китәргә тиеш", - диелә Хәмитов белдерүендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100