news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгы Мостай Кәримнең туган ягына киләчәк

Шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан, республика бюджеты исәбенә авыл мәдәният йортын, М.Кәрим исемендәге музейны төзекләндерәләр.

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Альбина Мөхәммәдиева). Башкортстан Башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров халык шагыйре Мостай Кәримнең туган ягына барачак. Бу хакта “Татар-информ”га Чишмә районы Келәш авылының М.Кәрим исемендәге мәктәп директоры Альбина Каһарманова хәбәр итте. 

“Очрашу вакытында Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышланган чаралар хакында сөйләшү булыр дип планлаштырыла. Республика башлыгы киләсе елда булачак юбилейга әзерлекне үз контроленә алды. Республика бюджеты исәбенә авыл мәдәният йортын, М.Кәрим исемендәге музейны төзекләндерәләр. Иртәгә Радий Хәбиров Чишмәгә килер дип көтелә”, - диде Альбина Каһарманова.

Башкортстан Башлыгы вазифаларын башкаручының Келәшкә киләчәкме-юкмы икәнлеге әлегә билгеле түгел.

“Безнең мәктәптә Мостай Кәрим, Фәридә Кудашева, Зыя Камали һәм Сәйфи Кудашка багышланган иҗат бүлмәләре оештырылган. Чишмәдә М.Кәрим исемендәге үрнәк китапханә эшли. Келәш авылында Мостай Кәрим исемендәге парк бар, анда шагыйрь үзе утырткан агачлар үсә”, - диде директор.

Чишмә районында “Мостай Кәрим көннәре” проекты тормышка ашырыла. “Мостай Кәрим истәлегенә багышланган республикакүләм шигырь конкурсын уздырдык. Республиканың төрле районнарыннан йөздән артык укучы килде. Балалар башкорт, татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады. Чараның махсус кунагы буларак Мостай Кәримнең кызы – Әлфия Кәримова катнашты”, - дип сөйләде Альбина Каһарманова.

Халык шагыйренең туган ягында яшәүчеләрнең күпчелеге татарлар. “Келәш авылы – татар авылы булып санала. Чишмә районында башкорт авыллары аз. Мостай Кәримнең әнисе башкорт, әтисе татар булган. Элек барлык документларда да милләтне билгелиләр иде. Кешенең сайлап алу мөмкинчелеге булды. Әмма документлар буенча да Мостай Кәрим – башкорт”, - дип әйтте ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100