Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан Башлыгы мәрхүм җырчы Илһам Шакировның якыннарының кайгысын уртаклашты
Илһам Шакиров безнең республиканың якын дусты булды, ул Башкортстан мәдәниятендә якты эз калдырды, диелгән телеграммада.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күренекле җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның туганнары, якыннары һәм хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
«Башкортстанда яшәүчеләр һәм шәхсән үз исемемнән күренекле җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров вафатына бәйле рәвештә тирән кайгы уртаклашам», дилегән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе адресына җибәрелгән телеграммада.
«Халык яраткан җырчы ул, милли җыр сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертте. Аның лирик җырлары һәр татар һәм башкорт гаиләсендә күп еллар дәвамында яратып тыңлана. Илһам Шакиров безнең республиканың якын дусты булды, ул Башкортстан мәдәниятендә якты эз калдырды», дигән Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы Илһам Шакировның башкорт композиторларының әсәрләрен бик яратып башкаруын искә алган. «Аның репертуарыннан җырларны башкорт эстрадасының күп җырчылары башкарды. Илһам Гыйльметдин улы Шакиров турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр!» - диелгән телеграмма текстында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз