news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Башлыгы киңәшмәләрне онлайн форматта гына үткәрергә кушты

«Шәһәр һәм район хакимиятләре бинасына битлексез керү тыела, кешеләрнең саклану чаралары булмаса, аларны битлекләр белән тәэмин итәргә», - диде Башкортстан Башлыгы.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 18.00 сәгатькә кадәр дәүләт хакимияте органнары, шәһәр һәм район хакимиятләре, хакимият органнары карамагындагы учреждениеләр санитар нормаларын үтәү буенча эчке регламент кабул итәргә тиеш. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәте президиумы утырышында киңәшмәләрне онлайн форматта гына үткәрергә кушты. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Төбәк Башлыгы барлык Хөкүмәт әгъзаларына, министрларга, шәһәр һәм район хакимияте башлыкларына, төрле ведомство җитәкчеләренә киңәшмәләрне гадәти форматта үткәрүне тыйды.

«Барлык киңәшмәләрне онлайн форматында, зумда үткәрегез, анда ничек эшләргә икәнлеген инде барыгыз да белә. Бу ни өчен мөһимме? Хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге органнарында уннарча мең кеше эшли, үзеңне саклау һәм үз мисалыңда халыкка бүгенге шартларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәтү мөһим», — диде ул.

Шулай ук шәһәр һәм район хакимиятләре бинасына битлексез керү тыела, кешеләрнең саклану чаралары булмаса, аларны битлек белән тәэмин итәргә тиешләр. «16 октябрьдә республика Башлыгы администрациясенең контроль идарәсе хезмәткәрләре минем йөкләмәнең, шулай ук барлык хакимият органнарында һәм хакимият органнары карамагындагы учреждениеләрдә битлек режимы үтәлешен тикшерә башлаячак», — диде Радий Хәбиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100