news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан башкаласында “Фәхретдин укулары” башланды

Укулар Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстан башкаласында республика мөселманнары Диния нәзарәтенең 100 еллыгына багышланган “Фәхретдин укулары” IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Бу чара Изге Коръән аятьләрен укудан һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәистәше, Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нурмөхәмәт Нигъмәтуллинның сәламләвеннән башланды, дип яза “Башинформ”.

Бүген IV “Фәхретдин укулары” “Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары органнары: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” һәм Россия мөселманнарының мәгариф, фән һәм мәдәниятне үстерүдә дини лидерларның роле” сессияләре кысаларында эшләде.

Башкортстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 100 еллыгына багышланган чараларны һәм “Фәхретдин укулары”н Россия мөселманнары Диния идарәсе, Россия Мөфтиләр шурасы, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Мәскәү ислам институты оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100