Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан башкаласы халкын санаганнар
2018 елның 1 гыйнварына биредә яшәүчеләр саны 1,127 млн кешедән артып киткән.
(Казан, 8 гыйнвар, “Татар-информ”). Башкортстан башкаласында халык санын барлаганнар. 2018 елның 1 гыйнварына биредә яшәүчеләр саны 1,127 млн кешедән артып киткән. Бер ел элек Уфада 1 млн 126 мең кеше яшәгән, дип хәбәр итә “Башинформ”.
Башкортстан статистика мәгълүматлары буенча, республикада даими яшәүче кеше саны 4,067 млн. Шуларның 1,905 млны ир-ат (46,9 процент) һәм 2,162 млн хатын-кызлар (53,1 процент).
“Башинформ” хәбәр итүенчә, 2018 елның 1 гыйнварына Җирдә яшәүчеләр саны 7,444 млрд кешегә җиткән.
Киләсе елның гыйнварында һәр секунд саен дөньяга 4,3 бала туачак һәм 1,8 кеше үләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз