news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан бәйрәмнәр дәрьясына күмелде
Башкортстан халкы алдагы өч көндә берьюлы өч бәйрәмдә күңел ачачак
Скопировать ссылку
(Уфа, 11 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан халкы алдагы өч көндә берьюлы өч бәйрәмдә күңел ачачак.
Иртәгә, һәр җирдәгечә, Башкортстанда да Россия көне билгеләнә. Шулай ук һәр елны 12 июньдә Уфа көне дә бәйрәм ителә. Өстәвенә, бу көнгә соңгы елларда башкортның милли батыры саналган Салават Юлаев туган көн дә килеп кушылды. Иртәгә Уфада, Салават Юлаев исемендәге мәйданда башлана Пугачев яудашының туган көнен билгеләү. Ә кичке якта бәйрәм чаралары башкаланың Ленин исемендәге мәйданына күчә. Анда яшьләр Россия көнен бәйрәм итәчәк. Тантаналар кичке унбердә фейерверк белән тәмамлана.
Бәйрәм чараларында Уфада үтүче Башкортстан халыклары ассамблеясенең 2 нче корылтае делегатлары да катнаша. Бәйрәмнәр уңаеннан Башкортстан халкы өч көн ял итә.
Алдагы өч көндә Башкортстан районнарында сабантуйлар да оештырыла. Милли бәйрәмебез шушы атна азагында барлык төбәкләрдә дә үтеп бетәчәк. Моңа кадәр утызга якын районда оештырылган иде инде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot