Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан “Азатлык” татар яшьләре оешмасы рәисе итеп яңадан Зәлия Ахунова сайланды
Башкортстан “Азатлык” татар яшьләре оешмасы рәисе итеп яңадан Зәлия Ахунова сайланды
(Уфа, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан татар яшьләре көннәре тәмамланды. Бу көннәр кысаларында Башкортстан татар яшьләренең “Азатлык” берлегенең чираттагы корылтае да булып үтте. Анда бу оешманың рәисе итеп яңадан да Зәлия Ахунова сайланды.
Башкортстан татар яшьләре көннәренә республика делегатларыннан тыш, башка төбәкләрдән дә кунаклар чакырылган иде. Бигрәк тә Казаннан, Чаллыдан, Самарадан, Запорожьедан килгән милләтебез егетләре һәм кызлары бу көннәрдә актив катнашты – җырлады, биеде, төрле уеннар оештырды һәм милләт яшьләрен борчыган проблемалар буенча фикер алышты. Бигрәк тә Казанга Кытайдан килгән татар егетләренең өздереп ана телебездә җырлаулары сокландырды.
Татар яшьләре көннәрендә катнашучыларга шулай ук Башкортстан дәүләт педагогия университетында, “Ихлас” мәчетендә үткән “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, татар теле һәм әдәбияты бүлекләре талиплары белән очрашып сөйләшүләр озак истә калырлык булды. Уфаның тарихи урыннары һәм яңа төзелешләре белән танышып йөрү дә читтән килгән кунакларга кызыклы булды.
Татар яшьләре көннәре кысаларында “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе итеп моңарчы ике ел ярым җитәкчелек иткән Зәлия Ахунованы яңадан рәис итеп сайладылар. Хәтта бу очракта Зәлия ханымның, булдыклылыгын һәм оештыру сәләтен югары бәяләп, аңа каршы башка кандидатура да куймадылар. “Азатлык” берлегенең идарә составына гына кайбер үзгәрешләр кертелде, актив яшьләр белән ныгытылды аның киләчәктәге эшчәнлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз