news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан авылларының берсендә котыру чире буенча карантин игълан ителгән

Башкортстанның Кушнаренко районы Яңа Акбаш авылында терлекләр котыру чире буенча 8 августтан карантин кертелгән.

(Казан, 13 август, “Татар-информ”). Башкортстанның Кушнаренко районы Яңа Акбаш авылында терлекләр котыру чире буенча 8 августтан карантин кертелгән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Документ бүген, 13 августта, республиканың хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылган.

Карантин булган җирдә эт һәм мәчеләр күргәзмәсе уздыру, йорт хайваннары белән сату итү, әлеге урыннан йорт хайваннарын читкә чыгару, шулай ук кыргый хайваннарны тоту тыела. Чикләү чаралары карантинны туктату турындагы карар булганга кадәр гамәлдә була, диелгән документта.

Төбәкнең ветеринария идарәсенә карантин зонасында котыру чире таралуга каршы эшләр башкаруда махсус комиссия төзү йөкләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot