news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан авыллары Яңа елны хәмерсез каршы алырга җыена

Башкортстанда «Аек авыл» республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы тәмамланган.

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ», Алинә Бикмуллина). Башкортстанда «Аек авыл» республикакүләм бәйгенең муниципаль этабы тәмамланган. 2011 елдан бирле үткәрелә торган бәйге Бөтендөнья башкорт корылтае инициативасы белән үткәрелә. Бу турыда Башкортстанның Әлшәй районының «Әлшәй хәбәрләре» газетасы (104нче саны) хәбәр итә.

Барлыгы биш конкурс (2011, 2012, 2013, 2014 һәм 2019 елларда) узган. Авылны үстерүнең комплекслы программасына җиңүче исеменә лаек булган биш авыл керәчәк.

Бәйге авыл халкын аек һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту, балаларны өлкән буын тоткан гореф-гадәтләргә туры китереп тәрбияләү өчен оештырыла.

Конкурста авыллар бик актив катнаша икән. Әйтик, республиканың Әлшәй районында гына да муниципаль этапта 57 авыл иң аек авыл исеменә дәгъва кылган.

Республикакүләм бәйгенең нәтиҗәләре 2021 елның февралендә генә чыгарыла. Башкортстан авыллары Яңа елны да аек акыл белән хәмер эчемлекләрдән башка каршы алачак, дип фаразлана хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot