news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан артистлары Ростов халкын курай тавышы белән таныштырды

Рамил Гайзуллин Ростов шәһәрендә беренче тапкыр чыгыш ясады.

(Казан, 1 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасы халык уен кораллары оркестрын оештыручы, Россиянең атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, дирижер Рамил Гайзуллин Ростов халкын курай тавышы белән таныштырды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Рамил Гайзуллин Ростовта «Россия халыклары музыкасы» концертында чыгыш ясады. «Дон» рус халык уен кораллары оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Крикор Хурдаян программаны күпмилләтле илебезнең традицион музыкасы һәм Ростовта яшәүчеләр яраткан көйләр бер-берсенә туры килерлек итеп төзегән.

Концертта Калмыкия, Монголия һәм Ингушетиянең атказанган артисты Данара Шалханова, Калмыкиянең атказанган эшлеклесе, дирижер Савр Катаев һәм Калмыкиянең атказанган артисты Котлан Мукубенов, «Звезда Надежда» җыр һәм бию ансамбле, «Давул Зурна» ансамбле, Дон әрмәннәренең «Ани» ансамбле, шулай ук Ростов филармониясе солистлары, халыкара конкурслар лауреатлары Оксана Третьякова, Илья Болдырев. чыгыш ясады.

Рамил Гайзуллин Ростов шәһәрендә беренче тапкыр чыгыш ясады. Филармония кунаклары артистны җылы каршы алды, аларны оркестр тавышы белән үрелеп барган курай тавышы сокландырды. Рамил Гайзуллин сәхнәгә берничә тапкыр чыкты, шул исәптән дирижер буларак та. Ростов дәүләт филармониясе кунаклары башкорт композиторларының әсәрләрен дә тыңлады.

Рамил Гайзуллинның киләсе иҗади гастрольләре октябрь аенда булачак. Башкортстан Республикасы халык уен кораллары милли оркестрын оештыручы Алма-Атага җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100