news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан артистлары Әнгам Атнабай кичәләренең һәрвакыт аншлаг белән узуын искә алды

Ул катнашкан кичәләргә билет табып булмый торган иде, дип искә ала замандашлары.

(Уфа, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстанның атказанган артисты, Х.Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе артисты Гөлзәмия Ситдыйкова М.Гафури исемендәге Башкорт Дәүләт драма театрының Халык шагыйре Әнгам Атнабай иҗатына бик игътибарлы булуын әйтә. "Әнгам агайны башкорт дәүләт драма театры һәрвакыт зурлады, һәрвакыт аның кичәләрен уздырып килде. Үзе исән чагында иҗат кичәләре үтә иде, хәзер хәтер кичәләре үткәрә", - ди ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Агай үзе исән вакытында да шул тикле матур концертлары була торган иде. Тамашачы шигырь уртасында укыган җиреннән туктатып та кул чаба торган иде. Ул катнашкан кичәләргә билет табып булмый торган иде, - ди Гөлзәмия Ситдыйкова. - Мин бүген шаккаттым, инде Әнгам агайның вафатына ничә ел, кешеләр залга урындыклар күтәреп кереп утыралар. Әнгам абыйның таланты, энергетикасы бүген дә дәвам итә. Бүген дә тамашачы ургылып килә. Яратабыз һәм һәрвакыт яратачакбыз. Әнгам абыйның шигырен артистлар гына түгел, җитәкчеләр дә, гади тракторист та яттан белә. Без районнар буйлап йөргәндә шаккатабыз. Менә шундый шәхес безнең якташыбыз!"

"Әнгам ага Атнабаев минем якташым, ул - Күрдемнән, мин Аксәет авылыннан. Ике авылдан да зур талантлар чыккан", - ди артистка Башкортстанның Тәтешле районын күздә тотып. Артистка "Татар-информ" хәбәрчесе соравы буенча Әнгам Атнабай белән бәйле хатирәләрен дә искә алды: "Мәктәпне тәмамлап Уфага килгәч тә ниндидер йомыш белән Әнгам абыйга бардым. Ул Тәтешлечә сөйләшүемнән көлеп җибәрде дә: "О сылу, сиңа авыр булачак! Җиңең сызганып бар!" - диде. - "Ни өчен, Әнгам абый?" дим. - "Үзебезчә Тәтешле диалекты белән сөйлисең, ни татарча түгел, ни башкортча түгел. Тел белән эшлисе булсаң, диалектларың бетәргә тиеш", - дип әйтүен искә ала Гөлзәмия Ситдыйкова.

Искәртеп үтәбез, Уфаның Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт дрмама театрында Халык шагыйре Әнгам Атнабайны искә алу кичәсе узды. Анда"Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100