news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан артислары артфутбол буенча Россия Чемпионатында катнаша

Уенчылар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та бар.

(Казан, 11 декабрь, "Татар-информ"). 11-12 декабрь көннәрендә Мәскәүдә артфутбол буенча беренче тапкыр Россия Чемпионаты уза. Анда Башкортстан җыелмасы да көч сынаша. Бу хакта футбол командасының матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Футбол ярышында көч сынашучылар арасында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов та бар. Гомумән алганда, командага күрше республиканың 15 артситы һәм танылган шәхесләре тупланган. 
 
Башкортстанның җыелмасы "БашСтар" дип атала. 
 
Артфутбол - спорт һәм музыканы берләштерүче спорт төре. Ел саен Россиядә уза торган "Арт-футбол" фестиваленә төрле илләрдән музыкантлар җыела. Уеннар вакытында тупланылган акча исә авыру балаларны дәвалау өчен тотыла. 
 
Россия Чемпионатында исә илебезнең төрле төбәкләре артистлары көч сынаша.  

news_right_1
news_right_2
news_bot