news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан академиясе башлыгы мутлыкта гаепләнә

Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге президиумы рәисе, академик Марат Юнысовка карата җинаять эше ачылды

(Уфа, 23 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге президиумы рәисе, академик Марат Юнысовка карата җинаять эше ачылды. Аны канунсыз фатир алуда гаеплиләр.
Әлеге шикле эшнең башы 2002 елга барып тоташа. Шул елны Россия Фәннәр академиясе, “Торак” федераль программасы нигезендә, Уфа гыйльми үзәгенә, өлешкә кереп фатирлар төзетү өчен, 20 миллион сум акча күчерә. Гыйльми үзәк җитәкчелеге Уфаның Рихард Зорге урамындагы төзелә башлаган йортта фатирлар алу өчен 20 миллион сум акчаны күчерә.
Яңа йортта фатир алу өчен, Русия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәге Химия институты җитәкчеләренең берсе, академик Марат Юнысов та үз өлешен кертә. Ул чакта ул гыйльми үзәк президиумы рәисе булмый әле. 2006 елда Р. Зорге урамындагы йорт төзелеп бетә. Ул вакытка Марат Юнысов та президиум рәисе итеп сайлана. Хәзер инде тикшерүчеләр фаразлавынча, Марат Юнысов үзенең җитәкче вазыйфасыннан файдаланып, зуррак фатир алу өчен, документлар хәстәрли. Хәер, моны ул үз кулы белән түгел, ә урынбасарлары, ярдәмчеләре аша эшләгән дип әйтелә.
Марат Юнысовны, яңа фатир алганда, 700 мең сум дәүләт акчасы өлешенә кергән дип гаеплиләр. Бу хәлдә шунысы игътибарга лаек – әлеге шикле-кырын эшне, гадәттәгечә, Эчке эшләр министрлыгы түгел, ә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе хезмәткәрләре тикшерә. Зур шау-шу тудырган эшне Башкортстан прокуратурасы да үз тикшерүендә тота, дип әйтелә.
Марат Юнысов бар илгә шактый киң билгеле галим санала. Аның химия өлкәсендәге яңа ачышлары, әллә күпме гыйльми хезмәтләре мәгълүм. Әмма нәфес дигән шайтан һәммә кешенең башын әйләндерә торгандыр инде. Марат Юнысов үзенең шикле эшләрдә катнашуын ялгыш булган хәл, дип саный. “Мине әлеге оят хәлгә бары тик хокук кануннары нечкәлекләрен белмәвем генә куйды”, - дип таный ул. Әле башкорт академигы эшен тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100