news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортостанның 100 еллыгына “Өфе мирасы” мәдәни-тарихи этнокомплексы төзелергә мөмкин

Җәмәгатьчелек аны 100 өстенлекле инвестиция проекты исемлегенә кертүне сорый.

 (Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Башкортостанның 100 еллыгына “Өфе мирасы” мәдәни-тарихи этнокомплексы барлыкка килергә мөмкин. Җәмәгатьчелек аны Октябрь революциясе урамы буенда сакланып калган тарихи төзелеш базасында булдырырга тәкъдим итә. Алар коллектив тәкъдиме белән республика Башлыгына чыкканнар һәм “Өфе мирасы” мәдәни-тарихи этнокомплексын 100 өстенлекле инвестиция проекты исемлегенә кертүне сорыйлар, дип хәбәр итә "Башинформ".

Республика Башлыгына юллаган мөрәҗәгатьтә танылган архитекторлар, дәүләт экспертизасы экспертлары, тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, журналистлар һәм рәссамнарның имзалары бар.

“Өфе мирасы” проекты нигезендә өч туристик маршрут салынган: №1: Дуслык монументы — Октябрь революциясе урамы — Кунак йорты — Коммунистическая урамы; №2: Пушкин урамы — Яңа күпер урамы — Ленин урамы — К. Маркс урамы — Гоголь урамы; № 3: Салават урамы — Софьюшкин аллеясы (Тукаев һәм Рәсүлев урамнары) — Совет урамы — Гоголь урамы. Проектны тәкъдим итүчеләр Аксаков паркында Җәйге театр (Видинеев Җәйге театры) булдыру кирәк дип саныйлар. Тюлькин музей-йорты базасында музей- күргәзмә залы ачарга кирәк дип белдерәләр.

“Өфе мирасы” мәдәни-тарихи этнокомплексы инфраструктурасында җәяүлеләр зонасы һәм велоюллар булдыру планлаштырыла. Реставрация үткәрелгән биналарда музейлар урнаштыру (меценатлар булган Чижовларга, завод тоткан Демидовларга, галим П. Ищериковка һәм башкаларга багышланган), милли ризыклар белән кафелар, кием-салым, сувенирлар сатучы кибетләр, сәламәтләндерү «аптекалары» (гирудо-, апи-, фито терапия), мини- кунакханәләр, мини-музейлар урнаштыру каралган. «Биредә ел әйләнәсе бәйрәмнәр, фестивальләр үткәреп булачак, чит ил делегацияләрен һәм кунаклар чакырып, төбәк тарихы, аның данлыклы кешеләре, шәхесләре белән таныштыру мөкинлеге туачак. Андый шәхесләрдән Рудольф Нуриев һәм Федор Шаляпин, язучылар Сергей Аксаков, Сергей Довлатов, Андрей Платонов, рәссамнар Михаил Нестеров һәм Давид Бурлюк, шулай ук башка әдәбият-сәнгать, фән, мәдәният эшлеклеләре бар. Әлеге чаралар туристларны җәлеп итеп, Өфене тагын да кызыклырак яктан ачачак, шәһәр халкы өчен дә бик матур ял урыны булачак», — дип саный проект авторлары.

Проектны тормышка ашыруны киләсе юбилей елына тәкъдим итеп, объектны төзүгә профессионал архитекторлар һәм реставраторларны, төзүчеләрне, эшмәкәрләрне, шулай ук волонтерларны һәм җәмәгать оешмаларын, патриотик тәрбия кысаларында вуз студентларын һәм укучыларны тарту күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100