news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортостанда яслеләр төзеләчәк

Анда балаларны яшь ярымнан өч яшькә кадәр кабул итәчәкләр.

(Казан, 9 март, "Татар-информ"). Башкортостанда яшь ярымга кадәр булган балалар өчен яслеләр төзү программасы тормышка ашырыла башлаячак. Бу хакта Башкортостан республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов үз һөнәрләрендә уңышка ирешкән хатын-кызлар белән узган очрашуда җиткерде, дип яза “Башинофрм” агентлыгы.

"Без күп төзибез. Бүген без балалар бакчасы белән генә түгел, ә яслеләр белән бәйле проблемалары хәл итәргә тырышабыз. Безнең тиешле карар кабул ителгән һәм алдагы ике-өч елда балалар өчен мәктәпкәчә оешмалар шактый төзеләчәк. Анда балаларны яшь ярымнан өч яшькә кадәр кабул итү каралган, - дип белдерде Рөстәм Хәмитов. – Бу балалар белән 3 яшькә кадәр өйдә утырырга мәҗбүр булган әниләргә, гаиләләргә ничек булса да ярдәм итү өчен зур адым. Якындагы ике-өч елда без сезнең белән бу проблеманы хәл итәргә тиешбез".

Яслеләр төзелешенең әһәмияте турында сөйләгәндә, җирлекнең Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова Башкортостан педуниверситетын һәм Республика кардиология диспансерын мисалга китерде. Алар каршында балаларны карау һәм тәрбияләү үзәкләре ачылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100