Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортостанда өч автомобиль бәрелешеп, 30 яшьлек хатын үлгән
Краснокамск районында кичә кич булган юл һәлакәтендә автомобиль йөртүче хатын-кыз үлгән.
(Казан, 1 апрель, “Татар-информ”). Башкортостанда өч автомобиль бәрелешеп, бер кеше үлгән. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Дүртөйле – Нефтекамск автоюлының 56нчы чакрымында 30 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Лада Гранта” автомобиле 29 яшьлек хатын-кыз идарә иткән “Nissan Qаsнqаi” автомобиле белән кара-каршы бәрелешкән.
Аннары “Лада” үзе белән бер якка баручы “ВАЗ-2114” белән дә бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә “Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе урында ук үлгән. Аның 30 яшьлек пассажирын, “Nissan Qаsнqаi” автомобиле йөртүчесен хастаханәгә озатканнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз