Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Башкортостан кызы” журналы чыга башлауга илле ел тулды
Илле еллык юбилей уңаеннан очрашуга килүчеләргә басманың тарихы, журнал битләрендә хатын-кыз проблемалары чагылдыру ысуллары хакында сөйләделәр.
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Хатын-кызлар һәм гаилә өчен нәшер ителә торган “Башкортостан кызы” журналы илле еллык юбилее уңаеннан, Сибай шәһәрендә иҗади очрашу үткәргән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Журналның баш мөхәррире, шагыйрә, Ш.Бабич исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлназ Кутуева һәм аның урынбасары, Россия Журналистлар берлеге әгъзасы Гульдар Якшигулова заманча җәмгыятьтә хатын-кызның роле турында сөйләгән. Алар очрашуга килүчеләргә басманың тарихы, журнал битләрендә хатын-кыз проблемаларын чагылдыру ысуллары турында аңлаткан, диелә әлеге хәбәрдә.
Чарада шулай ук шигырьләр дә укылган. Яшь журналистларга профессиональ киңәшләр биргәннәр.
Иҗади очрашуда укытучылар һәм студентлар катнашкан. Күргәзмәләр һәм автограф-сессияләр дә оештырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз