news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортларны Рус дәүләтенә ирекле кушуны оештырган юлбашчы Канзәфәр бәйгә бюст ачылды

1554 елның кышында Канзәфәр бәй белән мин кабиләсенең күренекле затлары Казанга килә һәм аны патша наместнигы кабул иткән, дип яза Башкортстан дәүләт агентлыгы.

Башкортларны Рус дәүләтенә ирекле кушуны оештырган юлбашчы Канзәфәр бәйгә бюст ачылды
"Башинформ"

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Башкортларны Рус дәүләтенә ирекле кушуны башлап йөргән юлбашчы Канзәфәр бәйгә бюст ачылды.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, Чишмә районында беренче башкорт парламентариенә һәйкәл куелды. Тантана башкорт ырулары җитәкчесе, дәүләт эшлеклесе Канзәфәр бәйгә багышланган чараларның дәвамы булып торды. Һәйкәл ачылышына аның авторы — скульптор, хокук белгече, юридик фәннәр докторы Рафаил Зиннуров та килгән, дип яза мәгълүмат агентлыгы.

Агентлык Рафаил Зиннуровның сөйләгәннәрен яза. Аның сүзләренчә, Канзәфәр бәй кебек башкорт халкының күренекле уллары мәңгеләштерелергә тиеш. Рафаил Зиннуровның күренекле башкорт эшлеклеләренә багышланган һәйкәлләре республиканың 7 районында бар. Әлеге скульптура — Чишмә районына һәм аның халкына бүләк. Автор аны Фазлетдин Ислахов рәсеме буенча эшләгән, диелә.

Чишмәле районы администрациясе башлыгы Ришат Мансуров сүзләренчә, якын киләчәктә музейда Канзәфәр бәйнең тормышына багышланган һәм аның эшчәнлеген чагылдырган почмак барлыкка киләчәк.

Нәкъ менә Канзәфәр бәйнең башкорт халкыннан беренчеләрдән булып рус патшасына вәкил булып баруы һәм Мин кабиләсе башкортларын берләштерүе турында көньяк-көнбатыш башкортларның шәҗәрәсе күрсәтә, дип яза агентлык. 1554 елның кышында Канзәфәр бәй белән мин кабиләсенең күренекле затлары Казанга килә. Шәҗәрәдән аңлашылганча, аларны анда патша наместнигы яхшы кабул иткән.

Канзәфәр бәй — якынча 1520-1600 елларда яшәгән, мин башкорт кабиләсе юлбашчысы, Башкортстанның Рус дәүләтенә ирекле кушылуы инициаторы. Башкорт-миннәрне Ногай Урдасына каршы көрәштә җитәкләгән, дип язылган Википедиядә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100