news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортлар Төркиядә Әхмәтзәки Вәлиди Тоган турында спектакль күрсәттеләр

Төркиядә мәрхүм галимнең “Хәтирәләр” китабы буенча эшләнгән “Әхмәт Зәки Вәлиди Тоган” пьесасы төрек тамашачысы тарафыннан яратып кабул ителде

(Истанбул, 24 май, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Истанбулның Ришат Нури Гүнтәкин исемендәге театр сәхнәсендә Ататөрек белән Сталин башкортча сөйләштеләр.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Төркиядә үткән “Башкортостан фән һәм мәдәнияте көннәре” кысаларында Истанбул тамашачыларына Нәҗиб Асанбаев пьесасы буенча эшләнгән “Әхмәтзәки Вәлиди Тоган” спектаклен тәкъдим итте.
Күренекле галим, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Зәки Вәлидинең тууына 120 ел тулу датасына багышланган бу әсәрнең сценариесе мәрхүмнең “Хәтирәләр” китабына нигезләнгән. Анда галим һәм сәясәтченең балачагы, яшьлеге, эмиграциядәге еллары тасвирлана.
Спектакль Зәки Вәлидинең “Хатирәләр” китабын язарга утыруы белән башлана. Ул әсәрен нәрсәдән башлап җибәрергә белми торганда, уйлары аны ирексездән балачагына алып китә.
Әхмәтзәки ролен 5 кеше уйный. Сабый Зәки, яшүсмер Зәки, тәүге башкорт корылтаен оештыручы булырлык җиткән егет Зәки, эмиграциядә өлгергән галим һәм өлкән яшьтәге Зәки Вәлиди Тоган рольләрен Илмурат Гомәров, Фәнис Рәхмәтов, Артур Кунакбаев, Илдар Гомәров һәм Хәмит Яруллин башкардылар.
Спектакль барышында төп геройның Сталин белән бәхәсе, Мостафа Кемаль Ататөрек белән танышуы, төрки халыклар тарихы корылтаенда төрек тарихчысы Рәшит Галибның тезисына каршы чыгуы, Зәки Вәлиди Тоганның кешелек үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итә. Шәхси тормышының фаҗигале эпизодлары, беренче хатыны Нәфисә белән аерылышу һәм кавыша алмауның ачы хәсрәте тамашачыларның күзләрен дымландырды. Сәхнәдәге колак тешләтү йоласы төрек тамашачысы күңеленә аеруча хуш килде. Онытылып барган милли гадәтләрне искә төшерде, диделәр алар.
Режиссер Айрат Абушахмановың, әсәрне сәхнәләштерер алдыннан, Зәки Вәлидинең Төркиядәге тормышын тасвирлау күренешләре өстендә ифрат зур хезмәт куйганлыгы яхшы аңлашыла, төрек халкының тормыш көнкүреше, хәрәкәт-мимикалары үзенчәлекләре, сөйләшү манералары тирәннән өйрәнелгән. Төрек халкының бөек юлбашчысы Ататөрекне сәхнәләштерү һәм аны аның халкына югары кимәлдә тәкъдим итү зур җаваплылык сорый шул.
Тамаша ахырында 15 минутлык тоташ алкышлау, спектакльнең яратылып кабул ителүен раслый.
Тамашачылар арасында Әхмәтзәки Вәлидинең кызы, тарих фәннәре докторы Исәнбикә ханым белән улы, икътисад галиме Сүбидәй әфәнденең булулары игътибарга лаек. Алар спектакль тәмамлангач, сәхнәгә күтәрелеп, артистларны тәбрик иттеләр.
Башкортостан мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев әйтүенчә, әлеге спектакльнең премьерасы Уфада 19 март көнне булган. “Тик кызганыч, Төркиядә аны кыскартып күрсәтергә туры килде”, - диде ул. “Декорациянең барысын алып килү мөмкин булмады. Шуңа күрә, “Әхмәтзәки Вәлиди Тоган” спектаклен Уфа сәхнәсендә карарга чакырабыз”, - дип өстәде министр.
Шунысы да дикъкатне җәлеп итте: театр фойесында Әхмәтзәки Вәлиди Тоган белән бәйле күргәзмә куелган. Тамашачыларга башкорт театры турында төрекчә мәгълүматлар белән бергә спектакль программасы таратылды. Әсәр сәхнә янындагы электрон ак пәрдәдә язулы рәвештә төрекчә тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot