news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның икенче китабы татар телендә басылды

“Әкиятсез балачак” китабы - “Калдырма, әнкәй!” әсәренең дәвамы булып тора.

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның икенче китабы татар телендә басылды
архив

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Әкиятсез балачак” китабы татар телендә басылып чыкты. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте.

Башкортстанның Шәехзадә яшьләр премиясе лауреаты Айгиз Баймөхәммәтов укучыга ятим балаларның ачы язмышын сурәтләгән “Калдырма, әнкәй!” китабы аша танылды. Китап татар, казах, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителде. Әсәр буенча яшь режиссер Илсур Казакбаев Гафури театрында шул исемдәге спектакль дә сәхнәләштерде.

Теманы дәвам итеп, автор “Әкиятсез балачак” китабын язды. “Авторның үз башыннан кичергәннәрне бер китапка гына сыеп бетәрлек түгел. Шуңа да “Әкиятсез балачак” повестен киң билгеле әсәрнең дәвамы дип кабул итәргә була”, - диелгән “Китап” нәшриятында татарча басылган китап аннотациясендә.

Китапка “Кызык бу тормыш...” дип аталган мәзәкләр бүлеге дә кертелгән. Анда автор замандашлары турында кызыклы вакыйгаларны сурәтли.

Басмага кереш сүзне татар шагыйре Ркаил Зәйдулла язган. Ул Айгиз Баймөхәммәтовның дөньяга чыкка әсәрләрен татар-башкорт әдәбиятында куанычлы вакыйга дип билгеләгән. Ркаил Зәйдулла яшь язучының уңышы ихласлыкта дип бәяләгән.

Китап 2 мең тираж белән басылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100