news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның 130 мең тапкыр укылган китабы татарча да чыкты

Аның сүз башын Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин язган.

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның "Калдырма, әнкәй!" әсәре, “бестселлер” тамгасы куелып, татар телендә 3 мең данә тираж белән басылып чыккан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә язучы үзе хәбәр итте. “Китапның татарчага тәрҗемәсен Татарстан укытучылары сорады. Казан һәм Чаллы укытучылары, минем китапларны әдәбият дәресләрендә укучыларга укыйбыз дип, миңа хатлар язалар иде”, - ди Айгиз Баймөхәммәтов.

Китап Уфаның “Инеш” нәшриятында нәшер ителгән. Аның сүз башын Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин язган. 

Тиражның зур өлеше Татарстан укучыларына барып ирешәчәк. Казанда язучының үзе белән дә очрашу үткәрү планлаштырыла.

Шунысы игътибарга лаек, башкорт язучысының китабы Казахстанда да “бестселлер” буларак танылган. Аның төрле телләрдә чыккан басма тиражы 30 мең данә, 100 меңнән артык кеше әсәрне интернет аша күчереп алган. Бу Россиянең милли республикаларында милли телдә басылган бүгенге авторлар арасында рекордлы сан.

Китап детдом балаларына багышланган. Автор балачагында ятим калып, үзе балалар йортында тәрбияләнгән.

Айгиз Баймөхәммәтов – Россия язучылар берлеге әгъзасы, «Ҡалдырма, әсәй!» («Не оставляй, мама!») китабы өчен Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты, казах әдәбиятына керткән өлеше өчен Михаил Шолохов исемендәге Халыкара медаль иясе. Аның “Калдырма, әнкәй” әсәре буенча Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында “Хыялга каршы” спектакле куелды. Шул ук әсәр Бурят дәүләт академия театрында да сәхнәләштерелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100