Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов: Туган телне белү - ата-бабаңа хыянәт итмәү дигән сүз
Туган тел - ул олы буыннар белән бәйләнеш чарасы, дип саный язучы.
(Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Танылган башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов туган телнең әһәмиятен аңлатып, аны олы буыннар белән бәйләнеш чарасы дип атады. “Туган тел аша гореф-гадәтләр күчә. Үз телеңне белү - милли горурлык, ата-бабаңа хыянәт итмәү", - дип аңлатты ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Мәсәлән, сезнең исем Фәрит, ә сине Фёдор диләр. Телеңне һәм нәселеңне шуңа алыштырасыңмы? Туган телеңне белү - миллилекне эзләү”, - дип фикерләрен җиткерде башкорт язучысы.
Баймөхәммәтов туган телен оныткан чагы булганын да әйтте. “Әти-әни үлгәч, безне Башкортстанның Белорецк каласына приютка озаттылар. Ә анда барысы да русча сөйләшә. Ике ай эчендә без “"рус"ка әйләндек. Туганнарыбыз безне күрергә килгәч, зур трагедия булды: алар безгә башкортча мөрәҗәгать итә, ә без русча җавап бирәбез. Туганнар аптырый... Аннан соң башкорт каласына күчеп, телебездә сукалый башладык”, - дип сөйләде язучы.
“Башкорт та, татар да - төрки халыклар. Ә төрки телдә 250 миллионлап халык сөйләшә. Рәсәйдә дә ул тиклем милләт юк! Ягъни үз телеңне белү күпме җирдә аралаша алу, аңлашу, туганлашу мөмкинлеген бирә. Мин бик күп илләрдә булдым, нәкъ үз телемне белгәнгә күрә бөтен Урта Азияда, башка илләрдә мине аңлаган, якын күргән дусларым бар. Безгә тәрҗемәче дә кирәкми!” - дип аңлатты ул.
“Үз телең өчен балаңда, якыннарыңда горурлык тәрбияләргә кирәк. Ягъни “прививка” ясарга - “авыру” килә икән, ул аны кире кайтара . Күп гаиләдә шул “прививка” юк. Шуңа, калага килгәч, Мәрьям Машага әйләнә. Баланы бишектә тибрәткәндә "баю баюшки баю" дип түгел, ә "йокла, балам, матурым " дип көйләргә кирәк”, - дигән фикерләре белән уртаклашты Айгиз Баймөхәммәтов.
- 21 февраль Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз