news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов повесте Казахстан театрында куелды

Авторның “Калдырма мине, әнкәй” әсәрендә Балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр тормышы темасы ята.

Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов повесте Казахстан театрында куелды

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казахстанның Күкчәтау яшьләр театры башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма мине, әнкәй” повесте буенча спектакль чыгара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә автор үзе хәбәр итте – ул хәзерге вакытта үзенең Казахстанда булуын әйтте.

Бүген Айгиз Баймөхәммәтов спектакльнең беренче тамашачылары арасында булачак.

"Армандар кемеси" спектакленең премьерасы 21 – 23 февраль көннәрендә була. Инсценировка авторы – яшь драматург Ангизә Ишбулдина.

Айгиз Баймөхәммәтов үзенең “Калдырма мине, әнкәй” повесте буенча киң җәмәгатьчелеккә танылды. Әсәр башкорт, казах, чуваш, татар телләрендә басылып чыкты. Повестьне иң беренче булып яшь режиссер Илсур Казакбаев М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында сәхнәләштергән иде.

“Калдырма мине, әнкәй” әсәрендә Балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәр тормышы темасы ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100