news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үзләренә стандарт итеп алган

Башкорт корылтае Башкарма комитетының проектлар менеджеры Илдар Киньябулатов татар яшьләре проектларын өйрәнә.

Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үзләренә стандарт итеп алган
Салават Камалетдинов

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Башкорт яшьләре Бөтендөнья татар яшьләре форумын үз проектларын тормышка ашырганда стандарт итеп алган. Әлеге форум Казанда 2004 елдан үткәрелә.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумында башкорт яшьләренең дә катнашканы бар. Ул безгә стандарт булып тора. Без дә Башкортстанда яшьләр белән форум оештыра башладык, ул – #UfaForum», - дип сөйләде Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитетының проектлар менеджеры Илдар Киньябулатов «Татар-информ»га.

Башкортстан башкаласына ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты эшчәнлеге белән танышты. Ул анда башкорт яшьләре белән татар яшьләре арасында бәйләнешләрне ныгытырга кирәк дип билгеләп үтте.

«Без ике елга бер дөньякүләм татар яшьләре форумы уздырабыз. Быел форматын бераз үзгәрттек. Август аенда татар яшьләре иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен генә җыячакбыз. Башкорт яшьләрен дә чакырабыз», - диде Васил Шәйхразиев.

Бөтендөнья татар яшьләре форумын 2012 елдан җитәкләп килүче Тәбрис Яруллин аңлатканча, гадәттә форумга меңгә якын делегат җыела. Быел 150 кешене генә чакырып, аларга 3-4 көнгә исәпләнгән белем бирү программасы әзерләнә. Һәр төбәк вәкиле төрле өлкәләрдә тормышка ашырып булырдай үз проектлары белән таныштырачак. «Болар - һәр милләт өчен кызыклы һәм файдалы проектлар булырга тиеш», - диде Тәбрис.

Ул форумда башкорт яшьләре һәрдаим катнашуын әйтте. Форумның уңышлы проектларыннан мисал итеп, ел саен апрельдә Тукай туган көненә һәм туган телгә багышланган "Мин татарча сөйләшәм" акциясен атады.

Илдар Киньябулатов сөйләгәнчә, #УфаФорум быел өченче тапкыр уздырылачак. «Беренчесе 2016 елда булды. Быел 2-3 көнлек программа төзергә, 700 кешене җыярга планлаштырабыз», - диде ул «Татар-информ»га.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100