news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча попечительләр советын Рөстәм Хәмитов җитәкли

Фондны 50 млн сум чамасы акча белән тулыландыру, бу - башлангыч сан гына, ди Башкортстан башлыгы.

(Казан, 5 ноябрь, "Татар-информ"). Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча яңадан төзелгән фондның попечительләр советын Башкортстан башлыгы җитәкләячәк. Бу хакта төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов ике бергәлекнең: республика халыклары Ассамблеясе һәм Халыкара килешү һәм тынычлыкны ныгытуга ярдәм итү мәсьәләләре буенча советның уртак утырышында җиткергән.

Искәртеп үтик, Фонд Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен үстерү чаралары турындагы Указы нигезендә төзелә.

“Фондны 50 млн сум чамасы акча белән тулыландыру, бу - башлангыч сан гына, - дип җиткергән Рөстәм Хәмитов. - Әлеге фонд башкорт теле үссен, югалмасын дип кайгыртучыларны берләштерә торган  үзәк булырга тиеш. Эш юнәлеше гаиләләрдәге, мәктәптәге, гомумән, җәмгыятьтәге эшчәнлеккә юнәлгән булырга тиеш”.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100