news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкорт теле дәреслегенә Радик Юлъякшин исеме кертелгән

“Көндәлек тормышта белгән шәхесләрне дәреслектән уку балага кызыграк”, - дип аңлатты дәреслек авторы Мәрхәбә Дәүләтшина.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен кертеп, җөмлә төзелгән. Дәреслекнең авторларының берсе – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә дәреслек төзүдә ни сәбәпле  бүген популяр исемнәрне кертү сәбәпләрен аңлатып үтте.

“Радик Юлъякшинны олылар да, яшьләр дә яратып тыңлый. Аны һәммәсе бик яхшы белә, шуңа күрә аны популярлаштыру безнең максат түгел. Уку материалын таныш исемнәр белән бәйләп дәреслеккә кертү өйрәнелгән теманы тормышка якынайта дип уйлыйбыз. Көндәлек тормышта ишетеп, күреп белгән кешеләрне дәреслектән уку балага кызыграк булырга тиеш кебек. Ул бит инде фәнни төшенчәләрдән генә торган, дөньядан аерылган дәреслек була алмый”, - дип, Мәрхәбә Дәүләтшина дәреслекне шул рәвешле заманча итәселәре килгәнен әйтте.

Галимә әйтүенчә, дәреслектә диалог формасында материал, башка ниндидер мәгълүмат бирергә кирәк булганда, балалар өчен кызыклы булырга тиешле язучыларны, күренекле шәхесләрне алдан планлаштырмыйча кертәләр. “Алдан кемне кертү турында план төзеп утырмыйбыз. Темасына карап, туры килгәнрәк кешеләрне чамалыйбыз”, - диде әңгәмәдәш.

Мәрхәбә Дәүләтшина

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100