news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт театрында Мостай Кәрим трагедиясен якут режиссеры куйган

Сергей Потапов башкорт телендә беренче спектаклен куйган.

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). Стәрлетамак башкорт драма театры Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясен куйды. Спектакльне кую өчен Якутиядән танылган кинорежиссер һәм театр режиссеры Сергей Потапов килде. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.

Сергей Потапов ГИТИСның режиссерлык бүлеген тәмамлаган, «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты. Ул башкорт телендә беренче спектаклен куйган.

Театрның сәнгать җитәкчесе Айдар Зарипов сүзләренчә, «Ай тотылган төндә» пьесасын Башкортстанның барлык театрлары куйган һәм театр башка төбәк режиссерын чакырып,  танылган әдәби әсәргә яңа караш кертергә теләгән.

Премьераны Мостай Кәримнең кызы – Мостай Кәрим исемендәге фонд җитәкчесе Әлфия Кәримова һәм башка дәрәҗәле кунаклар караган.

news_right_1
news_right_2
news_bot