Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкорт театры татар балаларына русча спектакльләр алып килә
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казан гастрольләре 10-16 апрельдә үтә.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры Казан гастрольләре кысаларында рус телендә ике балалар спектакле алып килә. Аларның берсе – “Кот в сапогах”, икенчесе – “Море. Остров. Клад” дип атала. Мондый спектакльләрне нигездә театрлар яңа ел тамашасы буларак әзерли: М.Гафури театры да бәйрәмдә балаларны спектакльләр белән сөендерә. Әмма рус телендә.
“Яшерен-батырын түгел, аптыраганнан шулай эшлибез”, – ди театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов. Театр җитәкчелеге бу адымын “План өчен, касса өчен” дип аңлата. "Балаларның колакчыннар" киеп карыйсы килми", – ди ул.

Ә нәни тамашачыны милли спектакльләр белән тәрбияләүгә килгәндә, бу вазыйфаны М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры һәм Уфа дәүләт курчак театрының башкорт төркеме башкара, диде театрның сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Зилә Баймурзина.Ул Башдрамтеатрның балалар театры түгел икәнлеген искә төшереп үтте.
Нияз Игъламов та бөтен милли театрларның балалар өчен рус телендә спектакль куюларын искәртте.

Балалар спектакльләре Г.Камал театрында Кече залында барачак.
М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казан гастрольләре 10-16 апрельдә үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз