news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт театры сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый

Спектакль Уфада «Туганлык» Халыкара төрки телле театрлар фестивален ачып җибәрәчәк.

Башкорт театры сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый
архив / Рамиль Гали

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Яхина романы буенча М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрында сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль Уфада «Туганлык» Халыкара төрки телле театрлар фестивален ачып җибәрәчәк. Аннары ул Казанда «Нәүрүз» XIV Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә катнашыр дип көтелә. Июнь аенда аны — Оренбургтагы «Гостиный двор» фестивалендә, октябрьдә Санкт-Петербургтагы Театр олимпиадасында күрсәтәчәкләр. Ноябрь аенда спектакльне Ижевскидагы «Алтын битлек» төбәк фестивалендә көтәләр.

Тамашачылар спектакль белән Грозныйдагы «Федерация» фестивалендә дә таныша алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot