Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкорт театры Казанга Фәрит Бикчәнтәевнең “Антигона”сын алып килә
10 – 16 апрель көннәрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының традицион Казан гастрольләре үтә.
(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Башкорт дәүләт драма театры сәхнәсендә француз драматургы Жан Ануй әсәре буенча куйган “Антигона” драмасын Казан тамашачысы апрель аенда күрә алачак. 10 – 16 апрель көннәрендә Башкорт драма театрының традицион Казан гастрольләре үтә. Бу хакта үзенең рәсми сайтында М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры хәбәр итә.
Мәгълүмат өчен: “Антигона”ның премерасы Г.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрында 2016 елның 2, 5 октябрь көннәрендә булды һәм ул театр дөньясында мәдәни вакыйга буларак кабул ителде. Аны соңрак Мәскәүнең танылган театр белгече Алексей Бартошевич карап: «Бу искиткеч заманча спектакль. «Антигоны»ның текстын яхшы хәтерлим, берничә куелышын күргәнем бар. Бу пьесага алынган актерлар, театр һәм режиссер мактауга лаек. Бу әсәр кешенең каршы торуыннан файда булу-булмауга карамастан, кеше барыбер үз дәрәҗәсен саклап калырга тиешлегенә өйрәтә. Кешенең кем алдында нинди бурычлары булуга карамастан, герой өчен үз алдындагы бурычы әһәмиятлерәк», дигән иде. Алексей Бартошевич фикерен «Культурный мир Башкортостана» порталы китерә.
Гастроль репертуарына театрның соңгы еллардагы иң яхшы спектакльләре кертелгән. Бу беренче чиратта татар драматургы Юныс Сафиуллин инсценировкасы буенча Уфада куелган “Йосыф һәм Зөләйха” (Кол Гали) музыкаль легендасы. Афишада - театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов куйган “Ҡаһым түрә” драмасы, “Мин синең ҡаенанаң булам” комедиясе , Чаллы язучысы Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча Айрат Әбүшахманов тарафыннан куелган “Ул бит кичә иде” комедиясе, яшь режиссер Илсур Казакбаевның “Хыялга каршы” спектакле (жанры героик булмаган повесть дип билгеләнгән) бар. Казанның яшь тамашачысына “Итекле песи” (Шарль Перро) һәм “Диңгез. Утрау. Хәзинә” әкиятләре тәкъдим ителәчәк. Программага җырлы-моңлы тамаша да кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз