news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкорт такмакларын башкаручыларны «Такмак-баттл» бәйгесенә чакыралар

Конкурста катнашу өчен 1-3 минутлык видео төшереп, социаль челтәргә куярга кирәк.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Башкорт телен үстерү һәм саклау фонды Бөтендөнья башкорт корылтае ярдәмендә «Таҡмаҡ-баттл» бәйгесен оештыра. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Конкурста катнашучыларны үз төбәгендәге такмакларның уникаль үрнәкләре белән уртаклашырга яки үзләре иҗат иткән такмакларны тәкъдим итәргә чакыралар. Такмакның бер-өч минутлык видеосын 30 июньгә кадәр бәйгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә тәкъдим ителгән хәбәрләрдә урнаштырырга кирәк.

Конкурста теләгән һәркем: иҗат коллективлары, иҗат берләшмәләре, түгәрәкләр, студияләр, балалар иҗат үзәкләре, сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр катнаша ала. Яшь буенча чикләүләр юк, иң яшь катнашучы исә махсус приз белән билгеләп үтеләчәк.

Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак, призерларны исә бәйгенең партнерлары әзерләгән махсус бүләкләр көтә. Бәйгенең төп бүләге — «Якты-Күл» шифаханәсенә ике кешелек юллама.

news_right_1
news_right_2
news_bot